Бәйге, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.12.2003 ел, № 1969-р боерыгы нигезендә гамәлгә куелып, 6 номинация буенча үткәрелә. Болар – «Азык-төлек товарлары», «Халык өчен сәнәгать товарлары», «Производство-техник максаттагы продукция», «Халык өчен хезмәтләр», «Производство-техник максаттагы хезмәтләр», «Халык һәм сәнгать промыселлары әйберләре» номинацияләре.
Бәйгенең төп бурычларыннан берсе – җитештерүчеләргә югары сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле товарлар җитештерүгә этәргеч бирү, шулай ук илебез продукциясен халыкка таныту.
«Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» республикасы бәйгесендә җиңүчеләргә «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы Бөтенроссия бәйгесенең федераль этабына чыгу хокукы бирелә.
Бәйгедә катнашу өчен 17 апрельгә кадәр «ЦСМ Татарстан» федераль бюджет оешмасына электрон почта (best@tatcsm.ru) аша заявка юлларга кирәк. Элемтәгә керү өчен телефоннар: (843) 233-18-13, 233-18-57.
Бәйгедә катнашу шартлары һәм кирәкле документлар исемлеге турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән «ЦСМ Татарстан» федераль бюджет оешмасы сайтында бәйгеләр бүлегендә (https://test.tatarstan.ru/bestoftatarstan.htm) танышырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез