Газетага язылу

Татарстан Россия Геройлары иң күп булган төбәкләр исемлегенә кергән

Бу хакта «Ведомости» хәбәр итә. Басма мәгълүматлары буенча, илнең төрле төбәкләреннән ким дигәндә 472 СВО катнашучысы Россия Геройлары булган.

«Ведомости» фаразы буенча, СВО чорында исем алган Россиянең иң күп геройлары Амур һәм Волгоград өлкәләрендә, Дагыстанда, ДХР, Приморье һәм Татарстанда. Редакциядә бу төбәкләрдә 14әр герой бар дип санаганнар.

2025 елның октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасында Рөстәм Миңнеханов Россия Герое исемен Татарстанда туган, яшәгән яки укыган 17 хәрби горур йөртә дип белдерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре