Газетага язылу

Татарстан Россия көнендә ял итү өчен популяр ун юнәлеш арасына керде

Татарстан июнь бәйрәмнәренә туристлар арасында иң популяр юнәлешләр унлыгына керде. Республика Россиянең барлык төбәкләре арасында җиденче урынны алды. Бу хакта «Татар-информ»га «Островок» сервисы экспертлары хәбәр итте.

Республика башкаласы Казанда кунакханәләрне броньлаулар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6 процентка арткан.

Июньнең озын ял көннәрендә Татарстанга ешрак баласыз парлар килә - аларның өлеше 49 процент тәшкил итә. Тагын 21 процент сәяхәтче балалары белән килә. 17 процент дуслар компанияләренә, ә 13 процент ялгыз туристларга туры килә.

Татарстанлылар арасында иң популяр эчке юнәлешләр – Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Геленджик һәм Сириус.

Чит ил юнәлешләре арасында топ-5 кә Абхазия, Белоруссия, Әрмәнстан, Үзбәкстан һәм Грузия кергән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре