Республикада яшәүчеләр “Россия лидерлары” идарәчеләр бәйгесенә заявкалар тапшыру буенча бик зур активлык күрсәткән. Алар Идел буе федераль округында бары тик Түбән Новгород өлкәсеннән генә калышып, 1 573 гариза тапшырган (Россия буенча заявкалар саны ягыннан – 7нче урында). Лидер – Мәскәү (12 407 заявка). Шулай ук Санкт-Петербург (5 116) һәм Мәскәү өлкәсе (4 167) дә лидерлар өчлегенә кергән.
“Россия – страна возможностей” коммерциясез оешмасы генераль директоры, “Лидеры России” бәйгесе җитәкчесе Алексей Комиссаров әйтүенчә, конкурста катнашуга асылда ир-атлар (75 процент) теркәлә. Бәйгедә җиңүчеләр 1 миллион сум күләмендә грант алып, Россиянең әйдәп баручы идарәчелләре арасыннан берәр остаз белән эшләп карау мөмкинлегенә ия булачак.
Өч ел эчендә Татарстанда яшәүчеләр бәйгедә катнашуга барлыгы 15 811 заявка тапшырган. Шуның 110ы – ярымфиналга, 17се – финалга чыккан, 10сы җиңгән. Шул ук вакытта финалга чыккан 17 егет-кызның 11е яңа – югарырак вазыйфага билгеләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез