Milknews аналитик үзәге мәгълүматларына караганда, республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары гыйнвар-июнь аралыгында узган елның шушы чорындагыга караганда 41 мең тоннага күбрәк продукция җитештергән. Шулай ук Удмуртиянең авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөтне 38 мең тоннага, Воронеж өлкәсе – 33 мең тоннага күбрәк җитештергән. Шул ук вакытта сөтчелек нык үскән кайбер зур төбәкләрдә производствоның кимүе күзәтелгән.
Мәсәлән, Новосибирск өлкәсендә – 53 мең тоннага, Алтай крае – 17 мең тонна, Мәскәү өлкәсендә – 10 мең тоннага. Тулаем алганда, Россиядә 6 ай эчендә сөт җитештерү 0,6 процентка артып, 13,5 миллион тоннага җиткән. Бу күрсәткечкә төп өлешне җитештерү күләмен 2,6 процентка, ягъни 271 мең тоннадан 10,9 миллион тоннага җиткергән авыл хуҗалыгы оешмалары үзләреннән төп өлешне керткән. Шул ук вакытта, беренче яртыеллык йомгаклары буенча, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны кертеп, барлык төрдәге кечкенә хуҗалыкларда сөт җитештерүнең тулаем күләме 0,9 процентка кимеп, 16,7 миллион тонна тәшкил иткән. Бу җитештерүнең эре һәм урта авыл хуҗалыгы предприятиеләренә таба акрынлап “авышуы” турында сөйли.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез