Газетага язылу

Татарстан Россия төбәкләренә пилотсыз системаларны гамәлгә кертү рейтингында беренчелекне алды

Татарстан Россия төбәкләренә пилотсыз системаларны гамәлгә кертү рейтингының “Алга киткән төбәк 2026” номинациясендә җиңүчегә әйләнгән.

Рейтинг  Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән. Максаты – Россия төбәкләренә пилотсыз системаларны гамәлгә кертү дәрәҗәсен бәяләү һәм мондый технологияләрне куллануга бәйле хезмәтләрне үстерүгә этәргеч бирү.

Бәяләүдә федераль ведомстволар мәгълүматлары һәм төбәкләрнең икътисадына пилотсыз технологияләрне кертү нәтиҗәләре исәпкә алынган.

Төп таләпләр арасында – төрле тармакларда пилотсыз авиация системаларын куллану нигезендә башкарылган эшләр күләме.

Бүләкләү тантанасы, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов катнашында, “ИННОПРОМ” халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысасында узган.

Республиканың җиңүе “Пилотсыз авиация системалары” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысасында пилотсыз авиацияне үстерү буенча системалы төстә эшләүгә бәйле.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре