Мәскәү, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Төмән өлкәсе социаль-икътисади үсеш буенча рейтингта алдынгылыкка чыккан. Татарстан да иң шәп 15 төбәк исәбенә кергән. Бу хакта “Известия” яза. “Иң-иңнәр” унлыгында – Ханты-Манси автономияле округы, Санкт-Петербург, Ленинград һәм Чиләбе, Курск өлкәләре, Якутия һәм Приморье крае. Ә менә Мәскәү өлкәсе, Магадан, Иркутск һәм Калуга өлкәләре ярты ел эчендә унлыктан төшеп калган.
2021 елның беренче яртыееллыгы өчен төзелгән рейтингка барлыгы 33 төбәк кергән. Инде әйткәнебезчә, Татарстан, Калуга, Белгород, Мәскәү һәм Тула кебекләр беррәттән, икенче дистәгә эләккән. Ә инде Владимир һәм Магадан өлкәләре рейтингта соңгы урыннарны алган.
Поиттехнолог Александр Твердов әйтүенчә, ел йомгаклары башлыча пандемиянең яңа “дулкыны”, чирләүчеләнең артуы сәбәпле бизнесның ни дәрәҗәдә зыян күрүенә, төбәкләр башлыклары гамәлләренә бәйле булачак. Аның фикеренчә, Татарстан һәм Мәскәү өлкәсе лидерлар унлыгына керергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез