Газетага язылу

Татарстан Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләрендә яңа эшләр башлап җибәрде

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Луганск халык республикасының безнең карамактагы шәһәрләрендә булып кайткан.

Татарстан Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләрендә яңа эшләр башлап җибәрде

Делегациягә Рәис администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм администрация җитәкчесе урынбасары Руслан Мөхәрләмов кергән. Аларны биредә Премьер-министры урынбасары – Лисичанк һәм Рубежное шәһәрләрен торгызуга җитәкчелек итүче Ринат Садыйков каршы алган һәм озатып йөргән.

Рубежноеда республика вәкилләре ашыгыч медицина ярдәме станциясендә булган. Биредә Луганск халык республикасы шәһәрләренә шефлык ярдәме кысасында ремонт-торгызу эшләре башланып киткән. Татарстан төзүчеләре эшнең беренче этабына – конструкцияләрне сүтүгә керешкән дә инде. Шуннан соң белгечләр корылманың түбәсен, инженерлык һәм электр челтәрләрен яңартачак,   эчке бизәү эшләрен башкарачак, тирә-юньне төзекләндерәчәк. Алексей Песошин медицина учреждениесе һәм подряд оешмасы җитәкчелеге белән эшләр графигы, объектны торгызу буенча беренче чираттагы бурычлар турында сөйләшкән.

Шуннан соң делегация үзенең эшен Лисичанск шәһәрендә дәвам иткән. Биредә шәһәрне су һәм җылылык белән тәэмин итү системалары эшен тәэмин итүче коммуналь инфраструктура объектларында булганнар. Территорияләрне үстерү фонды һәм шәһәр администрациясе вәкилләре белән берлектә су белән тәэмин итү челтәрен һәм җылылык белән тәэмин итү объектын караганнар. Соңгысында якын араларда Татарстан белгечләре капиталь төзекләндерү эшләрен башлап җибәрәчәк.

Ахырда махсус хәрби операция зонасында Татарстаннан хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләр белән очрашулар булып узган. Алексей Песошин хәрбиләргә дәүләт бүләкләре тапшырган.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре