Татарстан Рубежное шәһәрендәге ветеринария кабинеты өчен җиһазлар тапшырды

Татарстан Луганск Халык Республикасының республика шефлыкка алган шәһәрләренә ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Луганскига Рубежноедагы сукбай хайваннарны стерильләштерү буенча хирургия кабинетын җиһазландыру өчен заманча ветеринария җиһазлары һәм материаллар, шулай ук аларны аулау һәм асрау өчен комплектлар тапшырылды, дип яза «Татар-информ».

Гуманитар йөк ветеринария кабинетының тулы канлы эшләве өчен кирәкле барлык әйберләрне (хирургия һәм стерилизация җиһазлары, хайваннарны асрау өчен читлекләр, фиксацияләү һәм дезинфекцияләү чаралары, препаратларны дистанцион кертү өчен махсуслаштырылган приборлар) үз эченә ала. Моннан тыш, 36 исемдәге медикаментлар, персонал өчен өс һәм аяк киемнәре, шулай ук этләр өчен 2,5 тонна азык китерелде.

Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыкка алган шәһәрләренә кураторлык итүче ТР Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков һәм ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев Луганскида Рубежное шәһәре мэры Евгений Шаталин белән очрашты.

«Татарстан Республикасы шәһәрдә хуҗасыз хайваннар проблемасы турында белә. Без сынау режимында җирле белгечләрне этләрне аулау, асрау һәм стерильләштерү ысулларына өйрәтү буенча проект гамәлгә ашырабыз. Рубежное шәһәренә заманча җиһазлар, медикаментлар һәм ветеринария кабинеты булдыру өчен методик материаллар тапшырдык», - дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.

Рубежноега гуманитар йөк белән бергә Татарстаннан ветеринария белгечләре дә килде. Алар хайваннарны стерильләштерү һәм вакцинацияләү буенча комплекслы чаралар үткәрәчәк, шулай ук җирле ветеринарларны яңа җиһазлар белән эшләргә өйрәтәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре