Татарстан Рубежное шәһәренең 2нче мәктәбен телләр өйрәнү өчен техника белән тәэмин итте

Татарстан республика шефлыкка алган Рубежное шәһәренең 2нче урта мәктәбенә махсуслаштырылган җиһазлар китерүне төгәлләде. Кичә уку йортына техниканың соңгы партиясе килде. Мәктәпкә мультимедиа элементлары булган лингафон кабинетлары өчен җиһаз комплектлары сатып алдылар, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

ТР Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков монтажлау процессын тикшерде һәм яңа технологияләрнең телләрне өйрәнү сыйфатын сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирәчәген билгеләп үтте.

«Без заманча мультимедиа системалары булган лингафон кабинетларын урнаштырабыз. Димәк, балалар чит телләрне интерактив формада өйрәнә: дөрес әйтелешне ишетә, аны шунда ук үзләштерә, диалоглар алып бара һәм күмәк биремнәрдә катнаша алачак. Укытучы процесска контрольлек итә, оператив рәвештә киңәш бирә, төзәтә яки гомуми экранга мисал чыгара ала. Әмма иң мөһиме – балаларда телләр белән кызыксыну һәм барысын да булдыра алачакларына ышаныч хисе барлыкка киләчәк», – диде Ринат Садыйков.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" санкции импортозамещение "контрактчыларның "нацпроект"

Көн хәбәре