Татарстанның сайлау комиссияләре Бердәм тавыш бирү көненә әзерлекне тәмамлый. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда Бердәм тавыш бирү көненә ике көн калды. Төбәкнең сайлау комиссияләре системасы сайлауларны уздырырга тулысынча әзер: сайлау бюллетеньнәре территориаль комиссияләргә китерелде, участокларда видеоконтроль чаралары урнаштырылды, технологик җиһазлар урнаштырыла, диелә хәбәрдә.
ТР ҮСК рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә башкарылган әзерлек эшләре ачык, легитим һәм гадел тавыш бирүне тәэмин итәчәк.
Татарстан сайлаучылары өчен ТР ҮСКның «кайнар линиясе» эшен дәвам итә. Белгечләр 500дән артык шалтыратуны эшкәрткәннәр инде. Мөрәҗәгатьләр +7 (843) 292-84-33 телефоны буенча 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез