Татарстан сайлауларында катнашу 18:00 сәгатькә 66,5% тәшкил итә

«Сайлаулар» ДАС системасы мәгълүматлары буенча, 14 сентябрьдә 18.00 сәгатькә республика сайлаучыларының гомуми саны 66,5% тәшкил итә. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисен сайлауда Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) кандидат итеп теркәде.

Моннан тыш, 7,5 мең муниципаль депутатны сайлау һәм Мәләкәс округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау да узачак. Бүген илдәге 89 төбәкнең 81 ендә төрле дәрәҗәдәге сайлаулар узачак. Шул исәптән, 20 губернатор һәм Россиянең 11 субъектында яңа чакырылыш Закон чыгару җыены, 25 шәһәрдә административ үзәк органнары сайланачак.

2025 елның 1 июленә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда яшәүче 2 923 096 кеше сайлау хокукына ия.

Шул исәптән 40 меңгә якыны тәүге тапкыр тавыш бирәчәк. Сайлау участоклары иртәнге җидедән кичке  сигезгә кадәр эшләячәк

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

сайлау Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день

Көн хәбәре