Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Лисичанскида өч операция үткәрде

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Лисичанскида өч операция ясады.

Шеф-регион ремонтлаган хастаханәне ачу тантанасы тәмамлангач, республика сәламәтлек саклау министры хирургик чаралар үткәрү өчен кирәкле шартлар тудырылган хәрби госпитальгә барган.

Марсель Миңнуллин үт куыгын алу буенча ике эндоскопик операция һәм бүсерне алып челтәрле имплант урнаштыру буенча бер операция ясаган.

Миңнуллин операция ясаган барлык пациентлар да ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ булганнар, әмма шәһәрдә мондый операцияләр үткәрү өчен кирәкле квалификацияле белгечләр һәм җиһазлар булмау сәбәпле, кичектерелеп килгән булган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Луганск Халык Республикасына ике көнлек эш визиты белән килде. Марсель Миңнуллин республика хәрбиләре белән очрашты һәм аларга ике медицина автомобиле тапшырды, шулай ук шеф-регион ремонтлаган хастаханәне ачуда катнашты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре