Газетага язылу

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев вафат

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев вафат. Аңа 58 яшь булган. Бу хакта палатаның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев вафат
Фото: Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы матбугат хезмәте

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында хәбәр итүләренчә, хушлашу урыны һәм вакыты турындагы мәгълүмат соңрак билгеле булачак.

Артур Николаев 1967 елның 21 октябрендә Казанда туган. Ул В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген югары уку йортында башлый, 1991-1995 елларда үсемлекләр физиологиясе кафедрасында өлкән лаборант булып эшли.

1990 нчы елларның икенче яртысында Николаев милекне бәяләү белән шөгыльләнгән, «ТРИНТАВР» фәнни-җитештерү үзәге эксперты булып эшләгән.

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы системасына ул 2000 елда килә, оештыру бүлеге башлыгы вазифасына билгеләнә. 2006 елда палата идарәсе рәисе урынбасары була, ә 2012 елда Татарстанның Европа мәгълүмат консультация үзәген җитәкли.

2015 елның апреленнән Николаев ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисенең беренче урынбасары һәм палатаның эшмәкәрлекне үстерү һәм яклау департаменты җитәкчесе вазифасын башкара.

Үз эшчәнлеге өчен ул «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, Татарстан Рәисе Рәхмәт хатлары, ә 2025 елда «Фидакарь хезмәт өчен» республика медале белән бүләкләнә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре