Татарстан – шәхси ярдәмче хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча 5 нче урында

Татарстан Республикасында 114 мең га мәйданда уңыш җыясы калган, шул ук вакытта көнбагыш 75,5 мең га тәшкил итә. Орлык өчен кукуруз 28,5 мең га мәйданда, ягъни планнан 56% мәйданда суктырылган. Кырларда шикәр чөгендерен җыю төгәлләнеп килә. Шикәр заводларына 1 млн. тонна чимал чыгарылган, ягъни тулаем җыемның 40%ы, 939 мең тонна эшкәртелгән, 136 мең тонна шикәр җитештерелгән.

Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат үзәге яза.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, Росстат мәгълүматларына сылтама ясап, республиканың шәхси ярдәмче хуҗалыкларда (ШЯХ) тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча 5 нче урында торуын, 2023 елга карата үсеш 1%ка булуын әйтте.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә 2025 елда 597 млн. сум бүлеп бирелгән, хәзерге вакытта 592 млн. сум үзләштерелгән. Министр шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси ярдәмче хуҗалыкларга өстәмә акчалар бүлеп бирүне ике маддә буенча хуплавын әйтте: бу - 10 млн. сумлык товар һәм нәселле таналар һәм беренче бозау китергән таналар һәм 5 млн. сумлык яшь кош-корт сатып алу.

Кооперацияне үстерү буенча дәүләт ярдәменең иң популяр һәм нәтиҗәле коралы булып өч төп юнәлеш буенча чыгымнарны субсидияләү тора: мөлкәт сатып алу, техника һәм җайланмалар сатып алу һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу. Марат Җәббаров районнар киселешендә 2025 елда әлеге юнәлешләр буенча мәгълүматлар китерде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2025 елдан Татарстан Рәисе терлек азыгы үзәкләре төзелешенә ел саен 200 млн .сум бүлеп бирү турындагы тәкъдимне хуплады. Төргәкләү линиясе булган технологик җайланмалар сатып алуга 24 гариза буенча 11 предприятие ярдәм алган. Республикада барлыгы 57 терлек азыгы үзәге бар.

2026 елдан федераль катнашуда фермерларга һәм кооперативларга дәүләт ярдәме алымнары үзгәрә, кайбер программалар төгәлләнә, әмма яңа юнәлешләр кертелә. Ярдәмнең гомуми суммасы 652 млн. сумнан 718 млн. сумга кадәр арта.

Министр шулай ук хәбәр иткәнчә, 2026 елдан башлап махсус хәрби операциядә катнашучыларга үз агробизнесын ачуга грант (күләме 7 млн. сумга кадәр) ярдәме каралган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре