Бу хакта мәгълүмат Россия Үзәк банкы сайтында урнаштырылган ипотека торак кредитлары базарына күзәтүдә китерелгән.
Татарстанда шәхси торак төзелешенә бер айда 2,8 миллиард сум күләмендә кредитлар рәсмиләштергән. Моннан зуррак күрсәткеч бары тик Мәскәүдә (4,4 млрд сум) һәм Мәскәү өлкәсендә генә (3,9 млрд сум). Шулай ук әлеге күрсәткеч буенча лидерлар унлыгыга Санкт-Петербург, Краснодар крае, Төмән өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Ростов өлкәсе һәм Башкортстан Республикасы да кергән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез