Иртәгә, 9 ноябрьдә, Татарстанда юлларда урыны белән янә бозлавык хасил булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика территориясендә салкынча һәм дымлы һава торышы сакланачак. Метеорологларның якынча фаразы буенча, урыны белән яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез