Татарстан синоптиклары ял көннәрендә кырау төшү турында кисәтә

Татарстан территориясендә бу атна ахырына кадәр һава торышын, Россиянең күпчелек өлешендә хәзерге вакытта өстенлек итүче, әкрен хәрәкәтләнүче антициклон билгеләячәк. Республикада ял көннәрендә җиңелчә кырау төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәк.

Әлеге вакытта төбәк антициклонның көньяк-көнчыгыш читендә урнашкан. Аның бу өлешендә күзәтелә торган төньяк һәм төньяк-көнчыгыш һава агымнары һаваның җылынуын тоткарлый, дип аңлата синоптиклар.

Иртәгә, 12 сентябрьдә, бүген төнлә Татарстан аша үткән атмосфера фронты көньякка таба китү һәм атмосфера басымы күтәрелү сәбәпле, республика күгендә болытлар таркала башлый. Республика территориясендә явым-төшемнәр көтелми. Төнлә аяз булганда, температура 2–7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +12, +17 градуска кадәр җылытачак.

Шимбә һәм якшәмбе, 13 һәм 14 сентябрьдә, төбәк антициклонның үзәк өлешендә булачак. Явым-төшемнәр көтелми. 13 енә каршы төндә термометр баганалары төнлә 0, +5 градуска кадәр төшәчәк. Урыны белән һавада һәм туфракта кырау төшәргә мөмкин. 14 енә каршы төндә 2–7 градуска кадәр җылытачак, көндез һава +14, +20 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында антициклон йогынтысында Татарстанда коры һава торышы саклана, температура сизелерлек үзгәрә: төнлә +3 – +8 градус, көндез +17 – +22 градус булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре