«Социаль маршрут. Мобиль сенатор» проекты кысаларында РФ ФС Федерация Советы комитеты рәисе Алексей Синицин җитәкчелегендәге Россия Федерациясе сенаторлары делегациясе Татарстанга килде. Парламентарийлар республиканың социаль объектларында булып иң яхшы тәҗрибәләр белән танышалар. Татарстан «Социаль маршрут. Мобиль сенатор» проектының соңгы тукталышы булды. 21-24 апрельдә, дүрт көн эчендә сенаторлар дүрт төбәктә – Түбән Новгород өлкәсендә, Чувашия һәм Марий Эл республикаларында, бүген исә Татарстанда булдылар. Игътибар үзәгендә – демография, эшкә урнашу, адаптив спортны үстерү мәсьәләләре, сәламәтлек саклау һәм социаль инфраструктура объектларының эше, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм.
Делегация составында – Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Мохмад Әхмәдов, комитет әгъзалары Сергей Горняков, Екатерина Грибкова, Светлана Кириллова, Наталия Косихина, Шолбан Кужугет, Евгения Ламонова, Андрей Чернышев, шулай ук Иваново өлкә Думасының Дәүләт корылышы, законлылык һәм җирле үзидарә комитеты рәисе, Хезмәт, мәшгульлек һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Александр Гусаковский.
Татарстанда сенаторларның эше республика Дәүләт Советында очрашудан башланды. Катнашучылар социаль өлкәдә дәүләт сәясәтенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Утырышны ачып, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, сенаторларны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп, сенаторларның Казанга сәфәре барышында кунакларга социаль сәясәт үсеше өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләр тәкъдим ителәчәген билгеләп үтте. «Рөстәм Нургалиевич сезнең әлеге проектны гамәлгә ашыруыгыз турында хәбәрдар, аның барышында сез теге яки бу төбәкләрдә булган хәлләр белән танышасыз, аннары шуның нигезендә иң яхшы тәҗрибәләрне туплыйсыз, Татарстан алар белән рәхәтләнеп уртаклашырга әзер, – дип билгеләп үтте Ләйлә Фазлыева. – Бүгенге биредә сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль яклау һәм спорт өлкәләрендә эшләүче коллегалар җыелды, чөнки сезнең сәфәр өчен сайлаган юнәлеш шушы өлкәләргә бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә без сезгә кызыклы булып тоелырга мөмкин булган барлык объектларны әзерләдек, махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында социаль һәм спорт тернәкләндерү тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер».
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, катнашучыларны сәламләп, махсус хәрби операциядә катнашучылар белән хезмәттәшлек итү эшенә тукталды. Ул искә төшергәнчә, җиденче чакырылыш Дәүләт Советы составында башлангыч этапта махсус хәрби операциядә катнашкан дүрт депутат булган, аларның берсе хәзерге вакытта башкарма хакимият органнарына күчкән. Ул шулай ук хезмәттәшләренә республика мәйданчыкларында нәтиҗәле эш алып баруларын теләде.
Россия Федерациясе сенаторы, Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Синицын республика җитәкчелегенә социаль сәясәт үсешендә иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. «Казан – илебезнең иң матур шәһәрләренең берсе, Россия Федерациясенең энҗесе, һәм без сезнең республикага бик шатланып килдек, чөнки монда иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерергә мөмкин, – диде Алексей Синицын. – Бу юлы безнең маршрут дүрт субъекттан, алты шәһәрдән тора, һәм, әлбәттә, сезнең төбәккә килүне без иң яхшы тәҗрибәләр белән танышу мөмкинлеге дип карыйбыз».
Алексей Синицын «Социаль маршрут. Мобиль сенатор» проекты белән якынрак таныштырды. «Мобиль сенатор беренче ел гына тормышка ашырылмый, бу проект кысаларында без шактый күп төбәкләрдә булдык. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко безне «Реаль эшләр палатасы» дип атый. Безнең эшчәнлегебез Россия Федерациясендә гамәлгә ашырыла торган теләсә нинди практиканы яхшыруга юнәлдерелгән, һәм моның өчен без, дөресен әйткәндә, «Мобиль сенатор» проектын тормышка ашырабыз, урыннарга чыгу, кешеләр белән аралашу, нәтиҗәләрне кәгазь хисаплар рәвешендә түгел, ә үз күзләребез белән күрү өчен, – дип сөйләде Алексей Синицын. – Әлбәттә, хәзер аеруча актуаль темалар бар, барыннан да элек, бу махсус операциядә катнашучылар белән эшләү, аларны социаль реабилитацияләү, тыныч тормышка кайткач эшкә урнашу, һәм бу эшләрнең сездә ничек тормышка ашырылуын карап кына калмыйча, бәлки, бөтен Россия Федерациясе территориясендә кулланырбыз һәм масштаблаштырырбыз дип өметләнәбез».
Проектның нәтиҗәлелеге турында журналистлар белән аралашканда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов сөйләде. «Безнең илдә шундый проект булуы шатландыра. Мобиль сенатор – эшлекле һәм актив. Бу битараф булмаган сенатор, чөнки ул юлга чыга һәм Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең тормыш хәлләре белән таныша, һәм һәр тормыш ситуациясе аңлаешлы була бара. Һәм инде тупланган материал нигезендә, мондый проектлар йомгаклары буенча документлар төзелә, норматив-хокукый база формалаштырыла. Бу бик мөһим, – дип басым ясады Ләйлә Фазлыева. – Моннан тыш, әлеге проект кысаларында сенаторлар блогы һәм хакимиятнең төрле органнары арасында ведомствоара хезмәттәшлек формалаша».
«Безнең өчен «Мобиль сенатор» проектына җәлеп ителү – ул илдә булган тәҗрибәләр белән танышу мөмкинлеге. Безнең нәтиҗәләр шактый җитди, әмма тагын да яхшырак булу өчен, шул дәрәҗәне саклау өчен даими рәвештә өйрәнергә кирәк. Бу тормыш законы, һәм мондый проект безгә шундый мөмкинлек бирә, – диде Алексей Созинов. – Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Социаль сәясәтнең мәгънәсе шунда – ярдәмгә мохтаҗ булган халык төркемнәренә адреслы ярдәм итү».
Алексей Созинов шулай ук сенаторларның игътибар үзәгендә булган демография мәсьәләләренә аерым тукталды. «Демография – ил Президенты куйган милли максат, һәм миңа калса, һәркем аны туры бурыч буларак аңларга тиеш. Татарстан – туучылар саны буенча Идел буе федераль округында лидер. Без республикада үлем-китем санын ковидка кадәрге чор дәрәҗәсенә кадәр киметә алдык. Бу бик яхшы нәтиҗә. Без сабыйлар үлеменең тарихи минимумына җиттек».
Дүрт көн эчендә закон чыгаручылар дүрт төбәктә һәм утыздан артык объектта булган. Алар арасында – Түбән Новгородның эндокринология үзәге, Аутизм һәм башка менталь үзенчәлекләре булган балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм итү һәм социаль адаптацияләү буенча социаль үсеш үзәге. Чуваш Республикасында сенаторлар сәламәтлек саклау һәм спорт учреждениеләрендә, «Россия эше» кадрлар үзәгендә булганнар, Мәскәү протез-оропедия предприятиесенең төбәк филиалы эше белән танышканнар. Ә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Травматология, оропедия һәм эндопротезлау федераль үзәгендә Инна Святенко рәислегендә протез-ортопедия тармагын үстерү, инвалид гражданнарны, махсус хәрби операция ветераннарын тернәкләндерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узган. Марий Эл Республикасында парламентарийлар «Ратник» следж-хоккей буенча махсус хәрби операция ветераннары командасы белән очрашканнар, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм темасына «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиалында киңәшмә уздырганнар, республиканың Перинаталь үзәгенең яңа корпуслары эше белән танышканнар. Сенаторлар республика мәшгульлек үзәгенең мәктәп һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларның карьера үсешенең индивидуаль планын төзүне оештыру буенча эш тәҗрибәсен өйрәнгәннәр.
Бүген «Социаль маршрут. Мобиль сенатор» проекты кысаларында сенаторлар Татарстанның махсус хәрби операция ветераннары, шулай ук менталь һәм когнитив тайпылышлары булган кешеләр белән эшләү тәҗрибәсен өйрәнәчәк. Сенаторлар «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә һәм «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә, шулай ук сугыш ветераннары госпиталендә һәм М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе базасындагы республика дәвалау-тернәкләндерү үзәгендә булачак. Проектның Татарстан өлеше программасында шулай ук Казан халык һәм сәнгать һөнәрләре техникумында, Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында, «Тулпар» спорт комплексы, Фехтование үзәгендә булу каралган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез