• Фото: Татар-информ

Татарстан соңгы 5 елда ничек үзгәрде?

Коронавируска каршы көрәш

2020 елда Татарстан, бөтен ил кебек үк, коронавируска каршы көрәште. Республиканың тотрыклылыгын тәэмин итү максатыннан федераль үзәк белән берлектә бизнес һәм халыкка ярдәм чаралары тормышка ашырыла башлады. Хөкүмәт дәрәҗәсендә коронавируска каршы көрәш буенча Оператив штаб оешты. Кискен чаралар, шул исәптән үзизоляция режимын кертергә туры килде. Татарстанда рекордлы 100 көн эчендә Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе төзелде һәм кулланышка тапшырылды.

Махсус хәрби операциягә ярдәм

Илнең терәк төбәге буларак, Татарстан СВОга ярдәм итүдә зур өлеш кертә. Махсус хәрби операция башланганнан бирле (2025 елның мартына алынган мәгълүмат) республикадан 38 меңнән артык кеше контракт төзеде һәм мобилизацияләнде. Татарстан батальоннары да төзелде. Республика аларга даими ярдәм итеп тора. Республика – Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә иң күп акча түләнгән төбәкләрнең берсе. Татарстаннан 15 хәрби Россия Герое исеменә лаек булды, 1989 кеше Батырлык ордены белән бүләкләнде. Республика үзе шефлыкка алынган Лесичанск һәм Рубежное шәһәрләрен актив рәвештә торгыза.

Халыкара эшчәнлек

Татарстан башкаласында ел саен үткәрелүче «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумы 2023 елда федераль дәрәҗәдә оештырыла башлды. Быелгы җыенда гомуми бәясе 1 миллиард сумнан артып киткән 130 килешү һәм меморандум имзаланды. Шул исәптән 75 е – халыкара дәрәҗәдә. 2023 елда Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы уза башлады. 2024 елның октябрендә бөтен дөньяның игътибары кабат Казанга юнәлде. Татарстан башкаласында узган БРИКС саммитына 42 делегация җитәкчесе, шул исәптән 24 дәүләт башлыгы килде. Чарада 36 ил һәм 6 халыкара оешма катнашты. Татарның кунакчыллык символы булган чәкчәкнең даны бөтен дөньяга таралды.

Икътисадый үсеш

Татарстан социаль һәм икътисадый күрсәткечләр буенча тотрыклы рәвештә илнең беренче унлыгына керә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча республикада тулай төбәк продукты 5,2 триллион сум тәшкил итте. Бу – хәзерге республика тарихында рекорд сан. Чагыштыру өчен, 2020 елда әлеге сан 2,4 триллион сум булган. Сәнәгать тармагындагы уңышлар да зур: нефтьне эшкәртү 28 процентка артты. «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналары ил күләмендә үз өлкәсендә әйдәп баручылар булып тора. Былтыр гына да алар 18 яңа резидент җәлеп иткән. Инвестицияләрнең гомуми күләме – 209 миллиард сум. Республикада сәнәгать парклары челтәре үсә. 2020 елда – Казанга, 2025 елда – Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелде.

Киләчәкне төзү

2021 елдан бирле Татарстанда ел саен 3 миллион квадрат метрдан да күбрәк торак төзелә. 2024 елда башкаланың иң үзенчәлекле архитектура корылмаларының берсе – Камал театрының яңа бинасы ишекләрен ачты. 2023–2024 ел республика тарихына яңа юллар, алар арасында берьюлы ике түләүле юл ачылу белән кереп калды. 2023 ел ахырында М12 «Көнчыгыш» автомобиль юлының Мәскәүдән Казанга кадәр өлеше кулланышка тапшырылды. 2024 елда исә Чаллы һәм Түбән Каманы урап узу юлы, Вознесение трактының икенче өлеше, Алексеевск–Әлмәт юлы ачылды, башкаланың Горький шоссесы тулысынча яңартылды, «Зур Зеленодольск» юлы төзелде, шулай ук М7 трассасының Иннополис янындагы өлеше кулланышка тапшырылды.

Уңайлы тормыш

2020 елдан бирле Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән тормышка ашырыла торган «Безнең ишегалды» программасы кысасында республиканың барлык районнарында да 5174 ишегалды төзекләндерелде, 1,5 миллионга якын татарстанлының, шул исәптән 300 меңнән артык баланың яшәү шартлары яхшырды. Зурлыгы һәм катнашучылар саны буенча «Безнең ишегалды»на ил күләмендә тиңнәр юк. Республика иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү эше дәвам итә. Хәзер бу проектларны илнең башка төбәкләрендә үрнәк итеп алалар.

Эшләп ашыйбыз

Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча ил күләмендә беренче бишлеккә керә. 2022 елда тарихи чикне узып, сөт җитештерү күрсәткече елына 2 миллион тоннага җитте. Татарстан сөт җитештерү буенча илдә – беренче урында. Республикада 4 меңгә якын фермер хуҗалыгы һәм 300 дән артык кооператив эшли. Авыл хуҗалыгы продукциясе дөньяның 56 иленә җибәрелә. Узган биш елда агросәнәгать комплексына инвестицияләр күләме 180 миллиард сумнан артып китте.

Кешене кайгырту

Соңгы биш елда республикада яшәүчеләр арасында медицина тармагыннан канәгать булучылар саны 75 проценттан да артып китте. Уртача гомер озынлыгы – 74,42 яшь.  Быел гына да Татарстанда 189 сәламәтлек саклау объекты, шул исәптән 18 поликлиника, 151 ФАП, 11 табиб амбулаториясе төзү каралган. Бүген 62 социаль ярдәм чарасы гамәлдә. 2024 елда алардан 1,1 миллион кеше файдаланган. Республикада бала туу күрсәткече 1 мең кешегә 8,8 гә җитте. Соңгы биш елда Татарстанда 48 мәктәп һәм 59 балалар бакчасы сафка басты. Республика – белем бирү сыйфаты буенча алдынгылар исемлегендә.

Көчле республика

2024 елның февраль–мартында Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара турниры узды. Фиджитал-ярышларда дөньяның 107 иленнән 300 гә якын команда катнашты. Турнирның ачылыш тантанасына Россия Президенты Владимир Путин, дөньякүләм сәяси лидерлар һәм танылган спортчылар килде. Шул ук елның июнендә Татарстан башкаласы кабат спорт дөньясы үзәгенә әверелде. Казанда БРИКС Уеннары узды. Ярышларда катнашу өчен республикага дөньяның 80 нән артык иленнән 4,6 мең спортчы килде. Алар 27 спорт төре буенча көч сынашты. БРИКС Уеннарында республика спортчылары 38 алтын, 14 көмеш һәм 7 бронза медаль яулады.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре