Газетага язылу

Татарстан спортчылары тхэквондо буенча Россия чемпионатында медальләр яулады

Татарстан тхэквондо мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, «Динамо-РТ» физкультура-спорт җәмгыяте вәкилләре Казанда үтүче тхэквондо (ВТФ) буенча Россия чемпионатының призерлары булды.

Эмиль Алиев 80 килограммга кадәрге авырлык категориясендә беренче урынны яулады, ә Даниил Жданов 74 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә көмеш призер булды.

Турнирны ачу тантанасында ТР спорт министры Владимир Леонов, Россия Тхэквондо берлеге президенты Анатолий Терехов, «Динамо-РТ» физкультура-спорт җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин, ТР Тхэквондо федерациясе (ВТФ) президенты Рафис Мусин һәм башка мактаулы кунаклар катнашты.

Ярышларда илнең 44 төбәгеннән 450дән артык спортчы катнаша. Медальләр 16 авырлык категориясендә (ир-атларда –8, хатын-кызларда – 8) уйнатыла. Әлеге турнир дөнья чемпионатына Россия җыелма командасына сайлап алуның төп этабы булачак, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре