Татарстан спортчысы Олимпия Уеннарында алтын медаль отты

Россиянең фехтование буенча хатын-кызлар командасы рапира ярышының финалында Франция спортчыларыннан өстен чыкты һәм Олимпия Уеннары җиңүчесе исемен яулады.

Финал очрашуында Россия командасы составында Инна Дериглазова, Лариса Коробейникова һәм Казаннан Марта Мартьянова чыгыш ясады. Алар Франция спортчыларын 45:34 исәбе белән отты.
Моңа кадәр Токиода Бөгелмә егете, йөзүче Александр Красных көмеш медаль иясе булган иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Александр Красных Олимпия Уеннары Марта Мартьянова Инна Дериглазова Лариса Коробейникова

Көн хәбәре