Россиянең фехтование буенча хатын-кызлар командасы рапира ярышының финалына чыкты.
Ярымфиналда АКШ спортчыларын җиңгән командада Казаннан Марта Мартьянова да бар.
Марта Мартьянова, Инна Дериглазова, Аделина Заһидуллина һәм Лариса Коробейникова АКШ спортчыларын 45:42 исәбе белән отты. Финал ярышы бүген Мәскәү сәгате белән көндезге 2дә булачак. Россия спортчылары алтын медальләр өчен Франция командасына каршы чыгачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез