Татарстан стартаплар бәйгесенә заявкалар саны буенча әйдәп баручы төбәкләр исәбенә кергән

Татарстан “Студентлар стартапы” бәйгесендә катнашу өчен студентлар тапшырган заявкалар саны буенча Россиянең әйдәп баручы төбәкләре исәбенә кергән. Бу хакта Хөкүмәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Заявкалар 81 төбәкнең 345 вузы студентларыннан кергән. Татарстаннан тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан, Пермь крае һәм Новосибирск өлкәсенең югары уку йортларында белем алучылар зур активлык күрсәткән.

“Җәй азагына 2 500 җиңүчене сайлап алу күздә тотыла. Стартапларын тормышка ашыру өчен аларның һәркайсына 1әр миллион сум биреләчәк”, – дип белдергән Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко.

Быелдан башлап, “Студентлар стартапы” “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм (милли) проектының бер өлешенә әйләнгән.

Исегезгә төшерәбез: илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә. Дәүләт башлыгы 2024 елның 7 маенда “2030 елга һәм алга таба 2036 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары турында” Указга кул куйды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре