«Киләчәктә бу хезмәтне башка станцияләрдә дә һәм шәһәр яны поездларында да кертү планлаштырыла», – диелә хәбәрдә.
Ташламага хокукны раслау өчен MAX мессенджеры профилендәге «Цифрлы ID» бүлегендә урнашкан QR-код күрсәтергә кирәк. Кассир аны сканерлаганнан соң, система автомат рәвештә пассажирның укучылар реестрында булу-булмавын тикшерәчәк.
Шәхси мәгълүматлар шул ук вакытта саклана: QR-кодны сканерлаганда кассир пассажирның ташламалы йөрү хокукы турындагы мәгълүматны гына күрә, дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез