Татарстан сулыкларын “Фланминго” ярдәмендә тикшерәчәкләр

Татарстан экологлары сулыкларны тикшерә башлый. Хәзер аны фламинго (Волга-М) фәнни-тикшеренү корабы – фәнни-тикшеренү комплексы ярдәмендә башкарачаклар. Максатлары – суның физик, гидрологик составын тикшерү. Кичә беренче тапкыр яңартылганнан соң сафка баскан судно Казансу елгасы суының сыйфатын тикшерде.

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева сүзләренә караганда, әлеге тикшерү судносына тиешле махсус җиһазлар урнаштырылган.

– Әлеге судно 1996 елда файдалануга тапшырылган булган. Ул 2007 елда комплекс беренче яңартуны, 2022 елда икенчесен узды. Алар Россиядә 20. Әмма аларның бишесе генә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Суднога көйләнгән махсус җиһазлар су составының барлык үзгәрешләрен анализларга ярдәм итә, – ди ул. – Россиядә су объектларын саклауга зур игътибар бирелә. Илдә эре елгаларны сәламәтләндерү буенча федераль проект гамәлгә ашырыла. Су объектларының сыйфатын мониторинглау мөһим бурыч булып кала.

Судно автомат режимда су пробаларын сайлый һәм анализлый, шулай ук «Фламинго» су төбендәге туфракны ала, су өслегендә нефть пленкасының булуын ачыклый. Ул экспресс гидрохимик анализ комплексы, спутник навигациясе һәм геомәгълүмат системасы белән җиһазландырылган. Анда метеостанция, сулыкларда пробалар һәм үлчәүләр алу өчен җайланмалар комплекты, шулай ук башка җайланмалар бар.

Әлеге судно “Россия — Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара икътисадый форумы вакытында Казансу елгасы елгасын тикшерәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре