Татарстан табиблары, 3D-принтер кулланып, СВОдан яраланып кайткан хәрбигә маңгай «ясаган»

Республика клиник хастаханәсе табиблары, 3D-принтер кулланып, махсус хәрби операциядән яраланып кайткан хәрбинең маңгаен торгызган. Бу хакта «Татар-информ» РКБның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

«Татарин» позывнойлы ир-ат узган елның февралендә үз ихтыяры белән махсус хәрби операциягә киткән. 26 июльдә хәрби бурычын үтәгәндә каты яраланган: баш сөягенә, корсак куышлыгы, уң аягының тезе һәм сул аягының ботына зыян килгән. Хәрбине 2 тәүлек буе яу кырыннан чыгара алмаганнар. Ахырда командиры күтәреп чыккан.

Хәрби ике ай буе госпитальләрдә ушсыз диярлек яткан. Узган елның августында гына аңына килгән. Гәүдәсенең бөтен сул ягы асылда параличланган булган. Табиблар, якындагы 3 ел эчендә йөреп китә алмастыр, дип уйлаган. Әмма «Татарин» озакламый култык таягы ярдәмендә йөри башлаган.

Татарстан егетенә Санкт-Петербургның Киров исемендәге хәрби-медицина академиясендә берничә операция ясаганнар. Соңыннан табиблар аны, алга таба хәрби хезмәткә яраксыз дип танып, тыныч тормыш шартларында эшләүче коллегалары янына озаткан. Шулай итеп, «Татарин»га РКБ нейрохирургына күренергә насыйп иткән.

Хәрбинең башына компьютер томографиясе ясап, 2 нче нейрохирургия бүлегенә кереп яту көнен билгеләгәннәр. Нейрохирург Никита Николаев операциягә ике атна кала махсус программа ярдәмендә ир-атның баш сөяген «ясап», алыштырылырга тиешле сөяк өлешен 3D-принтерда бастырган. Шуннан соң доктор принтер аша чыккан модель буенча титан пластинаны хәрбинең баш сөягенә яраклаштырып кискән.

Нейрохирург һәм казналык-бит хирургы Илнур Кашапов баш сөягенә пластик операция ясаган. Операция уңышлы узган. Ир-ат 5 көннән соң хастаханәдән чыгарылган.
РКБның матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, клиникада 3D-принтердан файдаланып 14 операция ясалган инде. Хирурглар әйтүенчә, операция вакытын киметү һәм пациентка төгәлрәк пластика ясау мөмкинлеге бирә ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" санкции импортозамещение "контрактчыларның "нацпроект"

Көн хәбәре