Республика клиник онкология диспансеры табиблары бөерендә яман шештән интегүче ир-атка, тәнен ярмыйча гына, операция ясаган, Сырхау моңа кадәр биш инсульт, инфаркт һәм йөрәк клапаннарын протезлау кичергән. Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев МАКСтагы каналында шул хакта сөйләп үткән.
Бик күп хәтәр чирләр кичерүе сәбәпле, сырхауга ачык операция чиктән тыш зур куркыныч белән янаган. Шуңа күрә табиблар аңа, тишеп кенә, рентгент ярдәмендә ясарга карар иткән.
“Мондый чирләр кичергән кешегә операция ясаганчы, барлык ихтимал куркынычларны исәпкә алырга кирәк. Сырхауны атна буе диярлек операциягә әзерләдек: йөрәгенең механик клапанында тромбка каршы препаратны вакытлыча башкасына алыштырдык. Шушы вакыт эчендә, тромбоз белән кан китү куркынычын булдырмас өчен, мөмкин булганның барын да эшләдек”, – дип билгеләп үткән кардионколог Луиза Гапар.
Белгечләр сырхауны әзерләгәннән соң, рентген ярдәмендә, ярмыйча гына операция ясаган.
“Бот артериясендә кечкенә генә тишек ясап, шешне туендырып торучы кан тамырын табып, томаладык. Кан килми башлагач, шеш тукланудан туктады. Операциядән соң сырхауны дәвалауны яңартып җибәрдек. Пункция урынын, кан агу куркынычын булдырмас өчен, махсус җайланма белән яптык”, – дип аңлаткан дәвалауның рентген-хирургия ысуллары бүлеге мөдире Булат Шәрәфетдинов.
Операция уңышлы узган. Хәзер ир-ат белгечләр күзәтүендә дәвалануын дәвам итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез