Газетага язылу

Татарстан табиблары 51 яшьлек хатын-кызның ике аналыгын алган

Республика клиник хастаханәсе табиблары 51 яшьлек хатын-кызга операция ясап, тишемнәр аша ике аналыгын һәм күкәйлекләрен (шеш булган) кисеп алган. Бу хакта «KazanFirst» медицина оешмасының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Хатын-кыз корсак астындагы авыртуларга түзә алмыйча гинекология бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Табиблар аның ике аналыкка ия булуыннан тыш, уң күкәйлегендә киста да тапкан. Акушер-гинекологлар өч сәгатькә сузылган лапароскопик операция барышында сырхауның аналыкларын, күкәйлекләрен кисеп алган, шуннан соң җенес органының арткы өлешенә «пластика» ясаган.

Хастаханәдә билгеләп үтелгәнчә, операция уңышлы килеп чыккан. Хатын-кыз, тумыштан шундый үзенчәлеккә ия булуга карамастан, ике бала табып үстергән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре