Газетага язылу

Татарстан табиблары 75 яшьлек хатын-кызның башыннан теннис тубы зурлыгындагы шешне алган

Республика клиник хастаханәсе табиблары 75 яшьлек хатын-кызның башыннан бик зур шеш алган.

Бу хакта “Татар-информ” Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

8х9х6 үлчәмендәге шеш баш сөяге һәм ми тышчасы аша үскән. Шешнең баш мие тышчасы күзәнәкләреннән үсеп чыкканлыгы билгеләнгән. РКБның 1нче нейрохирургия бүлеге белгечләре иң элек 3D-принтерда баш миенең зыян килгән өлешенең моделен эшләгән. Хирурглар шушы модель ярдәмендә титан пластина әзерләп, операция ясаган. “1нче нейрохирургия бүлеге мөдире Тимур Бикмулин һәм нейрохирург Роман Кәлимуллин 1,5 сәгать чамасы бик зур саклык белән, шешне алды. Операция уңышлы узды. Сырхау, консультация алу һәм алга таба дәвалану өчен, онкология диспансерына озатылды”, – диелгән хәбәрдә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре