Газетага язылу

Татарстан табиблары батарея йоткан бер яшьлек сабыйны үлемнән алып калган

Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары батарея йоткан бер яшьлек сабыйга эндоскопик операция ясаган.

Бу хакта сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр иткән, дип яза “Татар-информ”. Сабыйга операцияне 2нче хирургия һәм  оториноларингология бүлекләре белгечләре, эндоскопистлар ясаган. Табиблар баланың организмыннан хәтәр әйберне алып, аны үлем тырнагыннан йолып калган. “Батарея озак яту сәбәпле, шул урында электрохимик пешүдән җәрәхәт барлыкка килгән. Баланы дәвалыйлар, ул табиблар күзәтендә калуын дәвам итә”, – диелгән хәбәрдә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре