Татарстан табиблары бер егетнең муеныннан пуля алган

Республика клиник хастаханәсендә ир-егетнең муеныннан могҗиза белән генә бер артериясенә дә зыян салмаган пуляны алганнар. Бу хакта «Татар-информ» клиниканың матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Яшел Үзән районыннан 25 яшьлек егет пневматик мылтыктан ялгыш кына үзенә аткан. Үзе сөйләп үткәнчә, сүткәндә, мылтыгының «эшләп китүен» сизми дә калган – ату тавышын ишеткән һәм муеныннан кан ага башлаган. Егетне башта район хастаханәсенә озатканнар, аннан РКБга күчергәннәр.

Егеткә йоту, сөйләшү бик кыен булган. Бәхеткә, артериясенә дә, сулыш юллары, үңәченә дә зыян килмәгән – пуля, муены аша узып, умырткалыгында «туктаган». ЛОР бүлеге мөдире Марат Гыйлалов №2 нейрохирургия бүлеге мөдире Георгий Майков белән бергә пуляны саклык белән генә алып, ярасын тегеп куйганнар. Операция 20 минут дәвам иткән.

Хәзер сырхауның хәле яхшыра. Әлегә ул – дәвалаучы табибы күзәтүендә.

 

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре