Ир-атны хастаханәнең пульмонология бүлегенә салганнар. Ул соңгы ике ай дәвамында йөткерүдән, сулышы кысылу һәм тән температурасы күтәрелүдән интеккән. Аны күкрәк читлеге органнарын рентгенга төшерергә җибәргәннәр. Әмма рентген ниндидер үзгәреш күрсәтмәгән.
Ә менә бронхоскопия вакытында сырхауның уң як үпкәсендә 2 см чамасы озынлыктагы тавык сөяге кереп кысылуы ачыкланган. Табибларга сөякне алу өчен бер минут вакыт җиткән.
Хәзерге вакытта сырхау пульмонология бүлегендә дәвалануын дәвам итә. «Үпкәсенең үз-үзен чистарту функциясе торгызыла, тән температурасы күтәрелми. Хәле әйбәт, инде өенә чыгарга әзерләнә», – дип билгеләп үткән министр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез