Татарстан табиблары бугазына тавык сөяге тыгылган ир-атны үлемнән алып калган

Түбән Кама районы үзәк хастаханәсендә тамагына тавык сөяге тыгылган бер ир-атны үлемнән алып калганнар. Бу хакта “Татар-информ” клиниканың матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

60 яшьлек ир-ат озын ялларның бер көнендә хастаханәнең ашыгыч медицина үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Баксаң, ул тавык итен ашап утырганда ялгыш кына сөяген йотып җибәргән һәм сөяк бугазында тыгылып калган. Бичараның сулышы кысыла башлаган, йота алмаган, бугаз тирәсе бик нык авырткан.

Хастаханәдә бу көнне оториноларинголог Искәндәр Мөбарәкшин дежур торган. Эндоскоп ярдәмендә ул 4,5 сантиметр озынлыктагы сөякне тартып чыгарган.

“Мондый хәл бик сирәк очрый. Асылда безгә тамагына балык кылчыгы торган кешеләр килә. Ә бу очракта – шундый зур тавык сөяге!.. Бәхеткә, пациент хастаханәгә тиз килеп җиткән. Сөяк тирәнгәрәк төшеп киткән булса, бу хәл фаҗига белән тәмамланырга мөмкин иде”, – дип аңлаткан табиб.

Бугазына тыгылган сөякне алганнан соң ир-атны өенә кайтарып җибәргәннәр. Хәзер ул үзен әйбәт хис итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре