Бу хакта РКБның матбугат хезмәте хәбәр итә. Бичара йөклелекнең 27 атнасында, аркасында бик көчле авырту пәйда булу сәбәпле, йөри дә, утыра да алмый башлаган. “Баласы өчен курку, инвалид калудан курку авыртуны тагы да көчәйткән.
Операцияне озакка сузарга ярамый – нерв күзәнәкләре бик тиз үлә. Безнең алда нерв тамырларын тизрәк иркенлеккә чыгару бурычы куелды – операциянең уңышлы узачагы шуңа бәйле иде”, – ди 1 нче нейрохирургия мөдире Тимур Бикмуллин. Операция барышында булачак ананы, бүсере ике якта да булуы сәбәпле, борып яткызырга туры килгән. Шуңа күрә операция гадәттәгедән озаккарак сузылган. Бәхеткә, барысы да уңышлы килеп чыккан. Хатын-кызны инде өенә кайтарып җибәргәннәр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез