Балалар республика клиник хастаханәсендә умырткалыгының “койрык” өлешендә шеш һәм умыртка җелегендә бүсер белән туган сабыйны үлемнән коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ” клиниканың матбугат хезмәте мәгълүматларна таянып яза.
ДРКБның хирургия бүлеге табиблары сирәк очрый торган авыру – “койрык” өлешендә шеш һәм умырткалыгында бүсер булган нарасыйга операция ясаганнар.
Сабый дөньяга килүгә үк РКБның Перинаталь үзәге реанимация бүлегеннән балалар хастаханәсенә күчерелгән. “Койрыгы”ндагы шеш инде ана карынында чагында ук УЗИ ярдәмендә ачыкланган булган. Туганнан соң сулыш органнарында да кимчелекләр билгеләнгән. ДРКБ белгечләре, сабыйга тагын бер кат тикшеренү уздыргач, шеше һәм умырткалыгында бүсере барлыгын раслаган.
Нарасыйның умырткалыгындагы бүсер аркасында умыртка җелеге тукымалары бүлтәеп торган. Шуның аркасында оча органнарына һәм аякларына хәрәкәтсез калу янаган. Хастаханәнең матбугат хезмәтендә басым ясап әйтелгәнчә, берьюлы шундый ике авыру белән туу очраклары фәндә бик аз билгеле.
“Нарасыйның хәле тотрыклылангач, дөньяга аваз салуының 19нчы көнендә операция ясалды. Хирург һәм нейрохирургларның уртак командасы – ДРКБның нарасыйлар хирургия бүлеге мөдире Мария Зыкова һәм табиб-нейрохирург Эдуард Бариев шешне уңышлы алып, тән тиресендәге кимчелекләрне пластик операция белән төзәтте”, – дип билгеләп үтелгән хастаханәдән.
Операциядән соң сабыйның хәле яхшырган, ярасы төзәлгән. Аяклары, оча органнары функциясе сакланган. Ул инде хастаханәдән өенә чыгарып җибәрелгән. Бала хәзер – табиблар күзәтүендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез