Татарстан табиблары йөрәге ярылган ир-атны үлемнән коткарган

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары шушы көннәрдә генә 72 яшьлек ир-атның йөрәгенә бик катлаулы операция ясаган. Алар йөрәкнең ярылып киткән урынына махсус имплант урнаштырган. Бу хакта “Татар-информ” хастаханәнең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Рәшит Әипов хастаханәнең реанимация бүлегенә китерелгәндә үлем хәлендә булган. Ул узган елның көзендә инфаркт кичергән. Шуның аркасында йөрәге туры мәгънәсендә ярылып киткән: йөрәк пәрдәсендә 17 миллиметр озынлыкта яра пәйда булган.

Ир-ат йөрәгенең уң ягына зур зыян килгән, венадагы каны йөрми башлаган. Шул сәбәпле бавырында цирроз башланган. Йөрәге үз эшен башкарудан “баш тарткан”, ә бавырында канның йөрмәве органның нык шешүенә, кислород җитмәүгә һәм күзәнәкләре үлүгә китергән.

Сырхауны бары тик операция генә үлемнән коткарган. Рентгенохирурглар, ботына һәм муенына ике тишек ясап, йөрәгенә махсус имплант – окклюдер керткән һәм аны ярылган урынга урнаштырган. Шул рәвешле йөрәктән кан агу туктатылган.

“Шөкер, сырхау бик тиз савыга. Бер атнадан соң ук мөстәкыйль хәрәкәтләнә һәм үз-үзен карый башлаячак”, – дип сөйләп үткән рентгенохирург Марат Шәрәфетдинов.

Автомобиль төзүчеләр шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе – Россиядә йөрәккә шундый катлаулы операцияләр ясала торган аз санлы үзәкләрнең берсе. Окклюдерны биредә 3 ел элек урнаштыра башлаганнар. Бүгенгә хирурглар сирәк очрый торган шундый диагнозлы 10 кешене үлемнән коткарган инде.
Рәшит Әипов хәзер үзен әйбәт хис итә. Инде өенә кайтып китәргә әзерләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре