Газетага язылу

Татарстан табиблары йөрәге туктаган 25 яшьлек ирне коткарган

Татарстан табиблары сирәк авырулы егетне йөрәге туктаганнан соң коткарып кала алган.

Бу хакта Казанның җиденче шәһәр хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

25 яшьлек ирне хатыны аңсыз килеш тапкан. Ул суламаган, пульсы туктаган булган. Ашыгыч ярдәм табиблары йөрәк карынчыкларының фибрилляциясен күреп, икенче тапкырдан пациентның йөрәген «эшләтеп җибәргәннәр» һәм аны хастаханәгә китергәннәр.

Балтач Үзәк район хастаханәсендә табиблар яшь ирнең хәлен тотрыкландыру өчен барысын да эшләгән. Аннары  санавиация вертолеты белән аны Казанга Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә китергәннәр. Кабул итү-диагностика бүлегендә табиблар кардиограмма ясаган. Анда сирәк очрый торган куркыныч йөрәк авыруы–  Бругада синдромы булуы ачыкланган.

Авыруның гомерен саклап калу өчен табиблар кардиореанимациядә өч атнага якын көрәшкәннәр. Ул аякка баскан, белгечләр ярдәмендә кабат сөйләшә башлаган.  өйрәткән.

Хәзер авыруның хәле тотрыклы, кардиограммасы да гадәти хәлгә кайткан. Ирнең күкрәгенә йөрәк ритмын контрольдә тота торган һәм кирәк булган очракта аны нормага китерә торган җайланма куярга булганнар.

Хастаханәнең баш табиб урынбасары Зөлфия Ким сүзләренчә, бу синдром сирәк очрый, тик андый хәл кабатланмасын өчен диспансеризация вакытында ЭКГ ясатырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк

Ир хастаханәгә эләгер алдыннан зур стресс кичерүе, начар йоклавы, тәмәке тартуы һәм энергетик эчемлекләр куллануы турында әйткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре