Газетага язылу

Татарстан табиблары көнбагыш белән тончыккан бер яшьлек кызчыкны үлемнән коткарган

Казанда Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары уң яктагы төп сулыш юлына көнбагыш тыгылып калу сәбәпле сулый алмаган бер яшьлек кызчыкны үлемнән коткарган.

Бу хакта сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

Сулыш юлына нәрсәдер эләгү сабыйга үлем белән яный. Нәниләрдә бронх диаметры – берничә миллиметр гына, шуңа күрә хәтта кечкенә генә көнбагыш та аны тулысынча томалап, сулыш алуны туктатырга мөмкин. Табиблар сабыйны коткару өчен сулыш юлына эләккән әйберне кисмичә генә алу мөмкинлеге бирердәй бронхоскопия ысулын кулланган. Операция уңышлы узган. Хәзерге вакытта бала – табиблар контролендә. Аның сәламәтлегенә берни янамый, дип язган министр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре