Республика клиник хастаханәсе хирурглары кызыннан әнисенә бавырның бер өлешен күчереп утырткан. Бу хакта “Татар-информ” клиниканың матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Ижевскидан 44 яшьлек хатын-кыз 66 яшьлек әнисенә бавырының бер өлешен биргән. Белгечләр әйтүенчә, әгъзаны сырхауга туганыннан күчереп утырту мәеттән күчереп утыртуга караганда катлаулырак та, озаграк та.
“Табиблар донорның да, реципиентның да операциягә әзер булуы турында фикергә килгәч, компьютер томографиясе бүлеге белгечләре исәп-хисаплар ясый һәм әгъзаның кайсы өлешен донорга да зыян килмәслек итеп, реципиентка да җитәрлек булсын итеп алырга икәнен билгели. Барлык исәп-хисаплардан соң хирурглар операция ясый”, – дип аңлатып үтелгән клиниканың матбугат хезмәтеннән.
Операция 8 сәгать дәвам иткән. Ул уңышлы узган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез