Татарстан табиблары оча буынын тәүге тапкыр кечкенә генә уем аша алыштырган

Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хирурглары оча буынын тәүге тапкыр кечкенә генә уем аша алыштырган. Бу хакта “Татар-информ” медицина оешмасының телеграм-каналы мәгълүматларына таянып яза.

Хастаханә траматологлары Альберт Кутявин, Руслан Габдуллин һәм Гали Хуҗин Россиянең травматология һәм ортопедия өлкәсендәге иң зур учреждениесе – Санкт- Петербургның Вреден исемендәге Илкүләм медицина-тикшеренү үзәгендә белемнәрен чарлап кайткан. Кечкенә генә уем аша оча буынын алыштыру – бик катлаулы эш. Бу очракта мускуллар һәм сеңерләргә зыян килми диярлек.

“Сырхауга үзебез өчен яңа ысул буенча ясалма имлантат урнаштырдык. Гадәти операциядә тән тиресен 20 сантиметрга кадәр озынлыкта кисәргә кирәк булса, бу юлы без кечкенә генә уем ясадык. Операция барышында мускуллар аша, аларны кисмичә, сөяктән аермыйча, уздык. Шул рәвешле тукымаларга, сеңерләргә зыян салмадык, ә бу алга таба сырхауның сәламәтлегендә уңай чагылыш табачак. Яңа ысул операциядән соң авыртуны киметү, тизрәк аякка басу мөмкинлеге бирә. Сырхау операциядән соң икенче көнне үк үзен әйбәт хис итә”, – дип сөйләп үткән 1нче травматология бүлеге мөдире Альберт Кутявин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре