Татарстанның РКБ һәм ДРКБ табиблары сирәк очрый торган генетик авыру – Олбрайт-Мак-Кьюн синдромыннан интегүче туташка үт куыгын алу буенча операция ясаган. Бу хакта “Татар-информ” РКБның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Туташ сөякләргә зыян салучы чирдән интегә. Бу куркыныч чир, скелет үсешен тоткарлап, сөякләрне юкарта. Гәүдә авырлыгы белән сөякләр кәкрәя һәм аксаклыкка, умырткалыкның кәкрәюенә китерә.
Хирурглар өчен бу гадәти операция булса да, сырхауның тән төзелешендәге үзенчәлекләре эшләрен нык катлауландырган.
Сырхауның сулыш юлларын ачу өчен ДРКБ эндоскописты Алексей Львов чакырылган. РКБның анестезиолог-реаниматологлары Давид Латыйпов белән Гүзәл Закирова анестезия ясаган. Шуннан соң 1нче хирургия бүлеге хирурглары Александр Алыпов һәм Тохтржон Искәндәр улы кечкенә генә тишем аша үт куыгын алган.
Операция уңышлы узган. Туташ инде савыгып, өенә кайтарып җибәрелгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез