Төбәкара клиника-диагностика үзәге (МКДЦ) һәм Республика клиник хастаханәсе табиблары хирурглары махсус хәрби операциядә катнашучы 26 яшьлек ир-егетнең йөрәгеннән 4х7 мм үлчәмендә снаряд кыйпылчыгы алган. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Йөрәк-кан тамырлары хирурглары, перфузиолог, функциональ диагностика табиблары, кардиолог, анестезиолог һәм реаниматологлар, бер командага берләшеп, хәрбине биш тәүлек буе операциягә әзерләгән.
“Аның исән калуы могҗизага тиң. Коллегаларыбыз белән бик күп медицина әдәбиятын карап чыктык, әмма мондый очракны тапмадык. Снаряд кыйпылчыгы умрау сөяге аша үтеп, үпкәсенә аз гына тимичә, йөрәк “желудочегына” шап итеп кереп утырган. Ничек шулай булган?! Әле һаман шуңа шаккатабыз”, – дип сөйләп үткән “Татар-информ” хәбәрчесенә Республика клиник хастаханәсе каршындагы хәрби госпитальнең торакаль хирургы Константин Шкляев.
Операция бик катлаулы, егетнең гомере кыл өстендә булган. Хәрбигә операцияне МКДЦ кардиохирургия бүлеге мөдире Артур Закирьянов, РКБ каршындагы хәрби госпиталь җитәкчесе, торакаль хирург, профессор Михаил Бурмистров һәм РКБның торакаль хирургия бүлеген хирургы Константин Шкляев ясаган.
“Операция вакытында йөрәкне туктатмадык. Ясалма кан әйләнеше аппараты ярдәмендә әгъзага төшә торган авырлыкны, кыскарулары санын киметеп, куркыныч хәлләрне булдырмыйча калдырдык. Юкса йөрәк ритмы кинәт бозылудан “желудочок” шартларга мөмкин иде. Табибларның тырышлыгы белән операция уңышлы узды”, – дип сөйләп үткән Артур Закирьянов.
Хәзер егет хәрби госпитальдә дәвалана һәм тернәкләнә.
1 июньнән республикадан контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләргә 700 мең сум акча түләячәкләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килешү төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 505 мең сумга кадәр (моңа кадәр ул 305 мең сум иде) арттырырга карар кылды. Билгеле булганча, ул Россия Оборона министрлыгыннан түләнә торган 195 мең сумга өстәлә. Яңалык җәйнең беренче ике аенда Татарстанда контракт төзүчеләргә кагылачак. Шулай итеп, яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, республика шәһәрләре, районнары һәм предприятиеләре күрсәткән ярдәм чараларын да исәпкә алып, 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ул яшәү урынына карамастан, Татарстан территориясендә килешү төзегән һәркемгә кагыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез