Республика клиник хастаханәсенең кан тамырлары хирурглары махсус хәрби операциядән кайткан ир-атка аортасы белән умырткалыгы арасына килеп кергән снаряд кыйпылчыгын алу өчен бик катлаулы операция ясаган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә клиниканың матбугат хезмәтендә сөйләп үткәннәр.
22 яшьлек Илсаф Әхмәтшин 5 майда Брянск тирәсендә яраланган. Якындагы клиникада кирәкле барлык ярдәм күрсәтелгәч, өенә кайтарып җибәрелгән. Алга таба кыйпылчыкны алу өчен тагын бер операция ясатырга кирәк булган.
Илсаф яралану сәбәпле ялда булганда, Казан хәрби госпитале табибларына мөрәҗәгать иткән. Биредә аны РКБ каршындагы хәрби госпиталь хирургларына җибәргәннәр. Снаряд кыйпылчыгы чиктән тыш «аулак», пычак белән җиңел генә «кереп» булмый торган урында – диафрагма астында аорта белән умырткалык арасына кысылып калган. Нәкъ менә шушы урында аортадан бөтен корсак куышлыгындагы органнарга кан тамырлары һәм төрле артерияләр китә.
“Бик катлаулы операция, чөнки кыйпылчыкка кадәр «барып җитү» чиктән тыш кыен. Операциядән соң сырхауның хәлен җиңеләйтү дә гаять авыр. Корсакның туры һәм кыек мускуллары арасында кисем ясап, диафрагмага кадәр «килдек». Кан китмәсен өчен, аортаны кысып, кыйпылчыкны ала башладык. Кыйпылчык тукымаларга даими басып торганлыктан йомшак тукымаларда некроз башлану сәбәпле, бик каты кан китәргә мөмкин иде. Бәхеткә, без барысын да ювелирларча бик төгәл эшли алдык», – дип билгеләп үткән кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Рифкать Нуретдинов.
Әлеге операцияне ул профессор, кан тамырлары хирургы Александр Максимов белән бергә ясаган. Барысы да уңышлы узган.
Хәзер Илсаф аякка басып килә. Ул 2022 елдан бирле контракт буенча хезмәт итә икән. Узган елның сентябреннән махсус хәрби операция зонасында булган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез