Аны күз яшьләрсез карап булмый.
Чаллының Кама балалар медицина үзәге табиблары, ташландык сабый белән видеоролик төшереп, аны социаль челтәрләргә урнаштырган.
Реанимация бүлегендә төшерелгән видеода күңелнең иң нечкә кылларына тиярдәй сүзләр яңгырый:
“Без аңа үз әнисенең кайтачагын вәгъдә итә алмадык... Әмма без аны кадерләп карадык, ашаттык, чын күңелдән яраттык. Барысы да әйбәт булачак, дип юаттык. Без аңа Чаллының “28 петель” клубы волонтерлары бәйләп биргән башлык, оекбашлар кидердек, җылы пледка төрдек һәм, йөрәгебездән өзеп алып, балалар йортына җибәрдек.
Без сабыйны бәхетле тормыш көтәчәгенә эчкерсез ышанабыз. Әниле булачагына да өметләнәбез! Иң ягымлы, иң йомшак куллы, иң матур елмаюлы, иң изге күңелле әниле булачагына!”- диелгән ролик белән урнаштырылган постта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез