Газетага язылу

Татарстан табиблары теш казналыгын торгызу буенча тиңдәшсез операция ясаган

Түбән Камада яшәүче 71 яшьлек хатын-кыз, аскы теш казналыгы тирәсендә шеш барлыкка килү сәбәпле, Республика онкология диспансерына мөрәҗәгать иткән.

Башта – уртлары канаган, шуннан соң авыз куышлыгында шеш пәйда булган, начар ис килә башлаган. Белгечләр, тикшеренү уздырганнан соң, анда яссы күзәнәкле яман шеш ачыклаган.

Лайласыман тышчадагы шеш, аскы казналыкка таралып, 5-6 сантиметр чамасы озынлыкка сузылган. Операция ясау өчен башта ясалма теш казналыгын эшләргә кирәк булган. Компьютер томографиясе мәгълүматлары буенча сырхауның теш казналыгы рәвешенә туры китереп, 3D-имплант әзерләнгән.

Операция вакытында хирурглар аскы казналыкның зыян килгән өлешен кисеп алган. Шеш белән бергә, авыз куышлыгы төбендәге, биттәге һәм аскы ирендәге йомшак тукымаларның бер өлеше дә алынган. Шуннан соң  инде белгечләр тимер имплант ярдәмендә аскы казналыкны торгызган.

“Мондый ысул шешне алу гына түгел, бәлки операция ясалган урынны торгызып, сырхауның тормыш сыйфатын яхшырту мөмкинлеге дә бирә”, – дип сөйләп үткән баш һәм муен шешләре бүлеге табиб-онкологы Максим Бусыгин “KazsnFirst” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә. Соңыннан табиблар имплантны саклау, операциядән соң барлыкка килгән кимчелекләрне яшерү өчен сырхауның җилкәсеннән тукыма күчереп утырткан. Күчереп утыртылган тукыманың кан тамырлары микрохирургия техникасы ярдәмендәге муендагы кан тамырларына тоташтырылган. Хәзер хатын-кыз операциядән соң үзен әйбәт хис итә. Алда аны озакка сузылган тернәкләнү этабы көтә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре