Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев социаль челтәрләрдә шул хакта хәбәр иткән. Бала ДРКБга велосипедтан егылу сәбәпле килеп эләккән.
Күзенең ташкамы, ботаккамы тиеп җәрәхәтләнүе сәбәпле, күз ясмыгына зыян килеп, төшкән. Табиблар малайга операция ясаган: күзенең бөтенлеген торгызып, җәрәхәтне теккән. Хирурглар барлыгы 10 җөй салган. Хәзер бала белгечләр күзәтүендә дәвалана.
Сабый күзе алдындагы хәрәкәтне аера. Мондый җәрәхәт өчен бик мөһим нәтиҗә бу, дип билгеләп үткән Абашев, бала сукыраюдан коткарып калынган, дигән сүз. “3-4 айдан соң, хәле тотрыклылангач, балага ясалма күз ясмыгын утырту буенча операция ясау планлаштырыла. Бик катлаулы операция: табиблар аңа баланың яшеннән һәм күзгә зыян килү үзенчәлекләреннән чыгып әзерләнә”, – дип сөйләп үткән министр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез