Татарстан табибы махсус хәрби операция зонасыннан кайткан

Чаллының 6 нчы балалар поликлиникасының баш табибы Денис Дуткин махсус операция зонасыннан кайткан, анда ул быелның көзендә командировкаланган булган. Сhelny-biz.ru мәгълүматын Дуткин үзе раслады, әмма педиатр үзенең сәфәренең нечкәлекләрен ача алмый.

- Исән, сау-сәламәт, барысы да тәртиптә, - дип кыска гына шәрехләде ул.

Дуткин СВО зонасына Татарстаннан 14 табиб белән бергә китте. Хәзер ул кире поликлиникада эшкә керешкән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре