Республикада яшәүчеләр дәүләт ярдәме белән барлыгы 5,61 миллиард сумлык 980 кредит алган. Әлеге күрсәткеч буенча төзелгән исемлектән Татарстан Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан соң дүртенче булып килә.
Берләшкән кредит бюросы мәгълүматларына караганда, узган айда илдә барлыгы 27,81 мең ташламалы ипотека рәсмиләштерелгән. Июньдәгегә караганда – 50, ә узган елның июле белән чагыштырганда 44 процентка кимрәк сан бу. Дәүләт ярдәме нигезендәге кредитларның гомуми суммасы июньдәге белән чагыштырганда – 51 процентка, узган елның шушы ук чорындагыга караганда – 42 процентка кимеп, 165,88 миллиард сум тәшкил иткән.
Узган айда Татарстанда ташламалы ипотека кредитының уртача күләме 5,73 миллион сум булган. Россия буенча уртача күрсәткечтән (5,96 миллион сум) кимрәк сан бу. Мәскәүдә кредитның уртача күләме – 8,77 миллион, Мәскәү өлкәсендә – 8,06 миллион, Санкт-Петербургта – 7,17 миллион сум.
Гомумән алганда, 2026 елның җиде аенда барлыгы 1,55 триллион сумлык 261,35 мең ташламалы ипотека алганнар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез