Казанда, Чаллыда сиреналар яңгырады, шартлау тавышлары ишетелде.
Хәзер ракета куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды. Атыш яки пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында үзеңне ничек сакларга икәнне монда аңлатабыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Казанның Тынычлык бистәсендә гомер итүче Илгизә Ахунова язмыш җилләренә каршы барырга өйрәнгән инде. Авырлык артыннан һәрвакыт җиңеллек киләсенә ышанып яши ул.
Алтынчы дистәсенә саллы гына мөһер сугып, Түбән Кама шәһәре юбилеен билгеләп уза. Ялан кырда беренче казык кагудан башланган эш бөтен республиканың киләчәген үзгәртәчәк вакыйгага әверелә. Әле дә беренче төзүчеләр рухын саклап килгән Түбән Кама халкы бүген дә сынатмыйча яши. Шәһәр ничек корылды, үсте һәм ныгыды? Тарих сәхифәләрен барладык.
Туган телне балаларга иң оста итеп өйрәтүче тәрбиячеләр кемнәр икән? Тиздән билгеле булыр. Бу атнада «Туган тел фест» республика бәйге-премиясенә нәтиҗә ясалачак. Оештыручылар биш юнәлеш буенча барлыгы 15 җиңүчене сайлап алганнар инде. 1 урынга – 50, икенче урынга – 30, өченче урынга 20 мең сум акча биреләчәк.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шаньдун провинциясе губернаторы Чжоу Найсян белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Капка төбенә килеп туктаган машинадан күптәнге танышым Евгений чыкты. Кышкы салкын кичләремне җылытучым ул минем. Әле дә ярдәм итәргә килгән әнә. Машинасы багажнигыннан инструментлар тутырган сумкасын алды да ишегалдына атлады.
«Ут хатын нинди була?» – дип сорасалар, бер дә шикләнми, Чаллыда яшәп иҗат итүче, сыздырып гармунда уйнаучы, Татарстанның атказанган артисты, автор-башкаручы Флүрә Талипованы мисалга китерергә була.
Казанда яшәүче Резеда Маматаджиева 19 ел хәйриячелек белән шөгыльләнә. Игелекле эшләре янына 2022 елдан махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештыру да өстәлә. Шул вакытта хәйрия фонды оештырып җибәрә ул. Бүген фонд 1 меңнән артык кешене берләштерә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Директорлар советы рәисе, Haier Group генераль директоры Чжоу Юньцзе белән очрашты.
Фикер өстәү
Фикерегез